Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск ЗАГС бүлегендә Зәйдуллиннар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте

2025 елның 8 августында Лениногорск ЗАГС бүлеге гаилә тормышының алтын юбилярлары – Зәйдуллиннар гаиләсен кабул итте.

Алтын туй – күп кенә гаилә парлары хыялланган чик ул.

Гаилә хуҗасы – Марсель Миргасыйм улы 1952 елның 14 декабрендә Туктар Урдалы авылында балалар йорты директоры һәм укытучы гаиләсендә туа. Мәктәптән соң Лениногорск нефть техникумына электр механигы белгечлеге буенча укырга керә. Техникумны тәмамлагач, белгечлеге буенча “Елховнефть”  идарәсендә эшли. 1972 елда армия хезмәтен үтәргә китә. 

Хезмәтен тәмамлагач, бораулау эшләре идарәсенә эшкә урнаша, анда гомер буе эшли һәм электр механигыннан Лениногорск УБРНЫҢ электроцех начальнигы урынбасарына кадәр юл үтә. 

Хатыны – Луиза Әнвәр кызы 1953 елның 28 гыйнварында Лениногорск районының Куакбаш авылында укытучы гаиләсендә туа. Мәктәпне тәмамлагач, әти-әнисе юлы буенча Казан дәүләт университетының тарих факультетына укырга керә. Юллама буенча Урдалы авыл мәктәбендә эшли. 

Луиза Әнвәр кызы гомер буе мәгариф системасында эшләде һәм Лениногорск шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары булып пенсиягә чыкты. 

Гаилә тарихына килгәндә, Марсель Миргасимович белән Луиза Әнвәр кызы Урдалы авылында 1970 елда танышалар. Ә инде 5 елдан соң – 1975 елның 8 августында өйләнешәләр. Бер елдан соң гаиләне түгәрәкләп,  уллары Булат туа, 1984 елда гаиләдә Тимур туа, ә 1986 елда аларның кече уллары Рөстәм дөньяга килә. 

Марсель Миргасимович белән Луиза Әнвәр кызы яратучан һәм кайгыртучан әби-бабай да. Алар оныкларга бай: биш онык – әби-бабайның шатлыгы: Рәшид, Ралина, Милана, Мансур һәм Оливия. 

50 ел буе шатлыгын-брчуын бүлешеп, бер-берсен хөрмәт итеп, тормыш сукмагыннан атлауларын дәвам итәләр.

Гаилә өчен шатлыклы көндә ЗАГС бүлегендә юбилярлар Мактау китабына үз имзаларын куйдылар. ЗАГС хезмәткәрләре аларга гаилә бәхете, озын гомер, нык сәламәтлек теләделәр һәм «алтын» юбилейга җитү турында таныклык тапшырдылар.
Уллары һәм киленнәре, оныклары, туганнары җылы итеп котлау сүзләре яңгыраттылар. 

 

фотолар: Лениногорск ЗАГС бүлегеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев