Лениногорскида 2025 елда коррупцион-икътисадый җинаятьләр буенча 45 җинаять эше кузгатылган
Ришвәткә каршы - бергәләп.
«Коррупциягә каршы көрәш безнең уртак эшебез. Бу кешеләрдән гражданлык позициясе таләп итә. Лениногорскилыларның янап куркыту яки хезмәт урыныннан явызларча файдалану белән очрашкан күренешләре турында хәбәр итүнең гади һәм тулысынча аноним ысулы бар», - дип фикер алыштылар коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе утырышында.
Мөрәҗәгатьләр өчен махсус тартма Шашин урамы, 22нче йорт адресы буенча 1 нче катта урнашкан. Әлеге тартмага салынган һәр очрак тикшереләчәк һәм бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмаячак, дип белдерде район башлыгы Марат Гирфанов комиссия утырышында.
Коррупциягә каршы көрәш эше илкүләм план, республика программасы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы куркынычсызлык мәсьәләләре буенча Коллегия карарлары, Россия Эчке эшләр министрлыгы планы һәм башка ведомство документлары кысаларында төзелә.
Коррупцион җинаятьләрне ачыклау, булдырмау һәм ачу нәтиҗәлелеген арттыру өчен әлеге мәсьәлә Лениногорск районы эчке эшләр бүлеге утырышларында һәм оператив киңәшмәләрендә даими карала, дип сөйләде эчке эшләр бүлегенең оператив эшләр буенча полиция начальнигы урынбасары Рафис Илалов.
“Кабул ителгән оештыру-гамәли чаралар комплексы коррупцион һәм коррупцион-икътисадый юнәлештәге җинаятьләрне ачыклау һәм ачуның уңай динамикасын формалаштырырга мөмкинлек бирде. 2025 елда коррупцион-и кътисадый җинаятьләр буенча 45 җинаять эше кузгатылган ,шуларның 41е коррупцион юнәлештә. Ачыкланган җинаятьләрнең күбесе ришвәт бирү, ришвәтчелектә арадашчылык итү һәм ришвәт алу белән бәйле, андыйлар саны - 38 җинаять, шуларның 33е Лениногорск районы буенча Эчке эшләр министрлыгының ОЭБиПК хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланган, 3 җинаять ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Үзәк аппараты хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланган, 2 җинаять Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланган”, - дип сөйләде полиция вәкиле.
Өстенлекле юнәлешләрнең берсе - Эчке эшләр бүлегенең хезмәт күрсәтү территориясендә гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектлар кысаларында тикшерү. Әйтик, 2025 елда «Демография» илкүләм проекты кысаларында мошенниклык факты ачыкланган.
2023 елның мартында, гражданин М. ханым Лениногорскида социаль контракт буенча бер мәртәбә бирелә торган социаль түләү алу максатларында, белә торып, алдау юлы белән эш итеп, Лениногорск социаль яклау бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать итә. Ялган документлар һәм дөрес булмаган мәгълүматлар ярдәмендә хезмәт күрсәтү өлкәсендә җиһазлар сатып алу өчен 350 000 сумлык түләү ала.
Әлеге ханымга карата РФ Җинаять кодексының 159.2 маддәсенең 2 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган һәм эш судка җибәрелгән.
“Илкүләм проектлардан тыш, коррупция һәм коррупция-икътисадый юнәлештәге җинаятьләрне ачыклау эшендә торак-коммуналь хуҗалык, ягулык-энергетика комплексы, бюджет һәм финанс-кредит өлкәләре дә мөһим юнәлешләр булып тора. Әлеге юнәлешләр буенча өзлексез эш алып барыла, аның барышында да уңай нәтиҗәләр бар. Мәсәлән, Лениногорск эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән оператив-эзләү чаралары барышында ачыкланганча, гражданин Г. бер предприятиенең вазыйфаи заты буларак, предприятие цехыннан товар – матди кыйммәтләрне урлаган, гомуми суммасы 113 меңнән артык. Аңа карата РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 2 өлеше буенча җинаять эше кузгатылды һәм эш судка җибәрелде”, - дип сөйләде Рафис Илалов.
фото: ЛМР сайты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев