Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида 25 яшьлек хатын-кыздан наркотик матдә алынган

Лениногорск суды күп күләмдә наркотик матдәләр сатып алып, үзендә саклаган хатын-кызга карата хөкем карары чыгарды.

Суд материалларыннан күренгәнчә, 25 яшьлек гаепләнүче наркотик матдәне, башкаларга тарату максатыннан чыгып түгел, шәхси кулланыр өчен сатып алган. Хөкем каршына баскач, ул хокук таләпләрен бозуына бик үкенүен белдергән. 

Закон тарафыннан тыелган матдәне, ул интернет-кибет аша сатып алган. Заказ өчен түләгәннән соң, ул телефонына килгән хәбәрдә күрсәтелгән урынга килеп, төргәкне алган һәм өенә алып кайтып, үзендә саклаган. Эчке эшләр хезмәтенең наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешен контрольдә тоту бүлеге, билгеле, бу кыңгыр эшнең дә эзенә төшкән.

Суд хатын-кызны РФ Җинаять кодексы  228 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты.  Җинаять кодексының бу маддәсе наркотикларны, психотроп матдәләрне яки аларның аналогларын, шулай ук әлеге матдәләр булган үсемлекләрне законсыз сатып алу, саклау, җитештерү, эшкәртү белән бәйле җинаятьләр өчен, закон каршында җаваплылык тоту белән бәйле. 

Гаепле дип табылучыга 1 ел 6 ай сынау срогы белән, шартлы рәвештә 3 ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде.

Гаепләнүченең җинаять кылу чарасы буларак кулланган кесә телефоны, дәүләт милкенә конфискацияләнде.

Владимир Баганов, Лениногорск район үзәк хастаханәсе табиб-наркологы:


-Бүгенге көндә хастаханәнең наркология бүлегендә “алкогольгә бәйлелек” диагнозы белән 781 кеше исәптә тора. Наркотиклар буенча  210 кеше исәпкә куелган, аларның 30ы- хатын-кызлар. Мондый матдәләрне гомерләренә куркыныч янау дәрәҗәсендә кулланучы буларак 73 кеше исәптә тора. Алар арасында 13 хатын-кыз бар.
 

Фото: Лениногорск-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев