Лениногорскида 7 яшьлек балага талпан кадалган
Лениногорскида күптән түгел санитар хезмәт тарафыннан 7 яшьлек балага талпан кадалу очрагы теркәлгән.
Талпан балага шәһәр паркында кадалган.
Бөҗәк лаборатор тикшерүгә җибәрелгән. Бу хакта безгә – редакциягә ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең территориаль бүлеге табибы Рамилә Мөхәммәдиева хәбәр итте.
Көннәр җылыту белән шәһәр яны, урман зоналарында халыкның актив йөрүе, анда баруы талпан кадалып, талпан энцефалиты һәм талпан боррелиозы авыруы куркынычы белән яный, ди табиб.
Аның әйтүенчә, узган елда талпан тешләү белән 80 кеше мөрәҗәгать иткән булган, шуның 57се – 17 яшькә кадәрге балалар. Талпан боррелиозы ел саен диярлек теркәлеп торса да, узган 2025 елда булмаган, 2024 елда бер очрак теркәлгән.
Быел апрель ае бик җылы булганга күрә, алар иртәрәк уянды. Һәм активлыклары көзгә кадәр дәвам итәргә мөмкин. Аңа тереклек итү өчен +1 +3 градус җылылык та җитә.
Талпанның бик куркыныч авыру – энцефалит китереп чыгаруы бар. Шуңа күрә талпан гына димәскә, ә саклана да белергә кирәк.
Вируслы энцефалит – кискен йогышлы авыру, башлыча үзәк нерв системасын зарарлый. Ул неврология өзлегүләренә, хәтта үлемгә дә китерә ала.
«Бәлагә тарымас өчен аны алдан кисәтү отышлырак. Иң ышанычлы ысул, әлбәттә, талпан энцефалитына каршы вакцина ясату”, - дип белдерде табиб Рамилә Мөхәммәдиева.
Урманга бара калсагыз, озын җиңле өс киеме, чалбар киеп барырга кирәк. Киемгә һәм тәннең ачык өлешләренә махсус сыекча сиптерергә була. Һәр ике сәгать саен өс-башны җентекләп тикшереп торырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев