Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида 7нче мәктәп эченә эт үтеп кергән, мәктәп эчендә йөргән

Балалар нык курыкканнар.

Бүген Лениногорск пабликларында 7нче мәктәп эчендә питбультерьер токымлы эт йөрүе турында видеоролик барлыкка килде.
Видеоның авторы әйтүенчә, эт укучы балалар белән мәктәпнең эчке ягына ук үтеп кергән. Кайбер укучылар этнең бик агрессив булуы хакында да хәбәр итә.

Лениногорск администрациясендә хәбәр итүләренчә, этнең хуҗасы табылган, эт аңа тапшырылган. Хуҗа этен иркенгә чыгарып җибәргән булган.

Эт агрессия күрсәтмәгән, бары балаларны куркыткан. Ике укучыга тырналу сәбәпле, мәктәпнең шәфкать туташы ярдәме кирәк булган. Аларның әти-әниләренә бу хакта хәбәр иткәннәр.

Эт мәктәп эченә ничек үткән, ничек кергән? Хәзергә болар хакында төгәл мәгълүмат юк. Әлеге инцидентны прокуратура һәм полиция тикшерә. Мәктәп гадәти режимда эшли.

 

   https://t.me/leninogorsk_novosti  видеодан скриншот

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев