Лениногорскида 9 майда - Җиңү көнендә нинди бәйрәм чаралары узачак? (бәйрәм программасы)
9 май көнне Лениногорскида Җиңү көнен билгеләп үтәчәкбез. Кайда, кайсы вакытта нинди чаралар узачагы турында бәйрәм программасыннан белә аласыз.
9.00 – Мәңгелек ут һәйкәле янында митинг.
9.30 – Җиңү парады. Ленинград урамы буенча маршрут.
9.35 – “Үлемсез полк” йөреше. Ленинград урамы буенча, Булгаков урамыннан Вахитов урамына кадәр маршрут.
Үзәк мәйдан
10.00 – Кыр кухнясы. Балалар сәнгать мәктәбеннән мастер-класслар
10.30 – “Надежда” ветераннар хоры. Балалар уен мәйданчыгы.
11.00 – Район башлыгы Рәгать Хөсәеновның котлавы. Театральләштерелгән күренеш.
11.30 – 14.00 шәһәр һәм район иҗат коллективлары концерты.
16.00 – Балалар музыка мәктәбе концерты.
18.30 – “Без сугышка каршы” яшьләр коллективлары чыгышы.
М.Горький исемендәге ял паркы (урман паркы)
14.00 – Патриотик квест. Мастер-класс. Викторина. Балалар рәсемнәре конкурсы.
Шәһәр мәйданчыклары
10.00 – 15.00 – Туган якны өйрәнү музеенда ачык ишекләр көне.
12.00 – Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Яз килде – Җиңү язы” акциясе.
15.00 – “Балерина” фонтаны янында интерактив мәйданчык.
19.00 – Амфитеатрда (түбән сулык янында) “Солдатик” кинофильмы (6+)
21.30 – Бәйрәм салюты (Тукай һәм Чайковский урамнары киселешендә)
фото: редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев