Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида “Адмирал” хәрби-патриотик уены финалында җиңүчеләр билгеләнде (+фотолар)

Лениногорскиның ДОСААФында Ватанны саклаучылар һәм Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 34 ел тулу уңаеннан, “Адмирал” хәрби-патриотик уенының гранд-финалы үтте.

Исегезгә төшерәбез:

“Адмирал” хәрби-патриотик уенының беренче турында шәһәрнең уку йортлары студентлары, икенче турында мәктәп укучылары катнашкан иде.  

Гранд-финалда шушы ике турның иң көчле командалары катнашты.

Барлык теоретик һәм практик биремнәрне дә үтеп чыкты уенда катнашучылар.

Биремнәр арасында киртәләр полосасын үтү белән граната ыргыту, “Морской бой”, пневматик мылтыктан ату, автоматны сүтеп җыю, “Кара тартма"да сугыш вакытында кулланылган әйберләр, "Дару үсемлекләре», “Солдатларның көнкүреше”ндә гимнастерканы тиешле кыяфәткә китерергә (төймәләр һәм яка тегәргә) кебек сынауларны үтәргә туры килде.

Үткәрелгән сынаулар нәтиҗәсендә гранд-финал җиңүчесе - 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы булды. Ул барлыгы 99 балл җыйды.

2 урынны Лениногорск нефть техникумының 1 нче командасы яулады.

3 урынга Лениногорск шәһәре студентлары лигасы һәм Лениногорск нефть техникумының 2 нче командасы ия булды.

Аларны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

Мәгълүмат һәм фотолар Яшьләр үзәгенең Вконтакте социаль челтәреннән алынды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев