Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида җәяүлене бәрдергән автомобиль йөртүченең эше буенча карар чыгарылды

Руль артында утыручы 65 яшьлек ир кеше җәяүле кичүеннән чыгып килүче олы яшьтәге хатын-кызга юл бирмәгән.

Шәхси машинасы белән идарә итүче, светофор куелмаган юллар киселешендә җәяүле кичүенә игътибар итми генә зур тизлектә узып китәргә җыенган. Әлеге юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүче 85 яшьлек  ханымның кул һәм аяклары сынган. 

Суд утырышында хокук бозучы үз гаебен тулысы белән таныган. Җәяүле ханымны бәрдергәч, аңа медицина ярдәме күрсәтү өчен  Лениногорск үзәк хастаханәсенә үзе китерүен әйткән. Олы яшьтәге хатын-кыздан үзен гафу итүен үтенгән. 

Лениногорск суды автомобиль йөртүчене РФ Административ кодексы 12.24 маддәсенең 2 өлешендә каралган - юл хәрәкәте кагыйдәләрен яки транспорт чарасын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә,  кеше сәламәтлегенә җиңел һәм уртача авырлыкта зыян салуда гаепле дип тапты. Хокук бозучы акчалата штрафка тартылды.

 Карар законлы көченә кермәде һәм Татарстан Республикасы Югары судына шикаять бирелергә мөмкин.

Исламия Галимова тәрҗемәсе

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев