Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида алимент буенча бурычы 1 миллион сумнан артып киткән хатын-кызга хөкем карары чыгардылар

Лениногорск шәһәр прокуратурасы 34 яшьлек җирле хатын-кызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд хатын-кызны  Россия Федерациясе Җинаять кодексы 157 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаятьне кылуда – балигъ булмаган балаларына алимент түләмәүдә гаепле дип тапты. 

Элегрәк суд карары нигезендә аңа балаларын карап-тәрбияләү өчен алимент түләп тору бурычы йөкләтелгән булган. Әмма 2023нче елның ноябреннән алып, 2024 елның июненә кадәр хатын-кыз алимент түләүдән читләшкән, балаларга матди ярдәм күрсәтмәгән. 

Ул моңа кадәр дә алимент түләмәгәне өчен административ җаваплылыкка тартылган булган. Алимент буенча гомуми бурыч 1миллион 400 мең сумга җиткән.

Хөкем каршына баскач, хатын-кыз үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа хезмәт хакының 5процентын дәүләт кеременә тотып калып, 7 ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде.

Суд карары әлегә законлы көченә кермәде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев