Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида «Автоледи» бәйгесе үтте

Машина йөртү осталыгы.

Быелгы бәйгедә 16 автомобиль йөртүче хатын-кыз катнашты. Бәйгенең беренче өлеше 11нче гимназиянең компьютер кабинетында үтте, автоледиләр юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тест тапшырдылар. Аларга 20 минут эчендә 20 сорауга җавап бирергә кирәк иде.

Полигонда автомобиль йөртү осталыгына сынаулар көтә иде.  Машинаны елан сыман итеп йөртү, борылышларга керә һәм стоп-линия алдыннан туктый белү, эстакадага менү, параллель парковка, гаражга керү – автоледи бу күнегүләрне тиз һәм хатасыз башкарырга тиеш иде. 

Бәйге йомгаклары буенча өченче урынны Евгения Уланова алды, икенче урында – Гөлназ Клюева, ә җиңүне Гөлнара Галиева яулады. Җиңүченең йөртү стажы да шактый - 32 ел.

Бәйгедә катнашучылар өчен юл хәрәкәте иминлеге дәүләт учреждениесенең Лениногорск прафилактика  бүлеге кыйммәтле призлар әзерләгән иде.

 Лениногорск автоинспекторлары ДОСААФ ярдәмендә “Автоледи” бәйгесе үткәрү традициясен саклап калырга карар кылдылар. Алар ел саен хатын-кызлар арасында машина йөртү осталыгы бәйгесе уздырырга планлаштыралар.

 

фото Лениногорск автоинспекциясе бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев