Лениногорскида “Бала-төп пассажир” рейды узачак
Лениногорск ЮХИДИ идарәсе хәбәр иткәнчә, бу атнада “Тоннель” оператив-профилактика чарасы кысаларында,
“Бала-төп пассажир” рейды узачак.
Бу чорда балаларны машинада йөртү буенча хокук бозучыларны ачыклаячаклар.
«Машина йөртүчеләргә штрафның матди җәза чарасы гына булуы турында кисәтәбез, – дип кисәтә Лениногорск районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция капитаны Айдар Хаҗиев. – Бала иминлеге – иң беренче урында. Мондый чараларны уздыру машина йөртүчеләрне тәртипкә сала һәм юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга ярдәм итә. Тикшерүләр машина йөртүчеләрнең җаваплылыгын арттырырга һәм юлларда аварияләрне киметергә тиеш”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев