Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида балаларга гаилә турында сөйләделәр

Лениногорск ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре мәктәп яны лагерына йөрүче балалар белән очрашулар оештырып кына тора.

Бүген дә алар балалар сәнгать мәктәбенең мәктәп яны лагерына йөрүче балалар белән очрашу үткәреп, аларга Гаиләнең килеп чыгышы, аның кеше тормышындагы роле, мөһимлеге турында сөйләшү үткәрде. 

Шулай ук, балаларга яшь парларның ничек мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерүләре, аны теркәү тантанасы ничек узуы, озак еллар бергә яшәү, балаларыңны намуслы кеше итеп тәрбияләү никадәр мөһим булуы турында сүз алып барды алар. 

Балалар гаилә турында мәкаль-әйтемнәр әйтте, аларның мәгънәсен ничек аңлаулары белән уртаклашты. Гаилә темасына багышланган дәрес күңелле һәм истә калырлык булды.

Фото һәм мәгълүмат Лениногорск ЗАГС бүлегенең ВКонтакте челтәреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев