Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида бер ир-ат суга батып үлгән

Әле су коену сезоны башланырга да өлгермәгән, әмма Лениногорскида инде беренче су фаҗигасы очрагы бар.

Узган җомга көнне шәһәрнең Менделеев урамы янындагы күленнән ир кешенең мәете табылган. Фаҗига турында иртәнге сәгать дүрттә ашыгыч ярдәм бүлегенә хәбәр иткәннәр. Шалтыратучы хатын-кыз Камышлы күлендә ир кеше батканлыгын әйткән.

Һәлакәт урынына гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләре килеп,  ярдан ике метр ераклыкта  батучының гәүдәсен табып ала. Яр буенда аның  кием-салымы, шәхси әйберләре ята торган була. Соңрак  суда һәлак булучы ир-атның кем булуы да ачыклана.

Ул 1972 елда туган җирле кеше булып чыга. Беренчел мәгълүматлар буенча, үлем җиһазландырылмаган урында су коену аркасында килеп чыккан дип фаразлана.

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев