Янгын сүндерүчеләр: Лениногорскида бер көндә өч янгын булды
21 май көнне 13 сәгать 55 минутта 66нчы янгын сүндерү частенә шәһәрдәге Суфиянов урамында, 6нчы йортта мунча януы турында хәбәр килә.
Янгын сүндерүчеләр урынга килгәч, аларны мунча хуҗасы каршы ала. Ул мунчада беркем дә юк икәнен хәбәр итә, шулай ук газ баллоннары да юк, ди. Мунча эчке яктан яна торган була, куе төтен һәм ут телләре тәрәзәдән һәм мунча ишегеннән чыга. Янгынның башка корылмаларга күчү куркынычы да булган.
Мунча кирпечтән, 20 квадрат метр мәйданлы.
Янгынның беренчел сәбәбе – электр җиһазларын монтажлаганда кагыйдәләрне бозу.
Шул ук көнне, 21 майда 17 сәгать 35 минутта Урдалы авылында Тукай урамы, 21нче йортта мунча яну турында хәбәр килә.
Мунча бүрәнәдән була, 15 квадрат метрлы. Беренчел сәбәп – электр җиһазларын монтажлаганда кагыйдәләрне бозу.
21 майда төнге якта, ягъни 21 сәгать 26 минутта Зеленая Роща авылында Ленин урамында, 10нчы йортта кулланылышта булмаган корылма яну турында хәбәр килә.
Ул тактадан ясалган корылма була. Янгын сүндерүчеләрне күршеләр каршы ала. Корылманың түбәсе яна һәм мунча янындагы корылмага да бераз зыян килә.
Янгынның беренчел сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
Янгын күзәтчелеге бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев