Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида бер кыз баланы бәрдергәннәр

Берничә көн элек шәһәрнең Менделеев урамында бала сәламәтлегенә зыян салу белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте очрагы булды. Бу фаҗигада, сигез яшьлек җәяүле баланың умыртка баганасының күкрәк читлеге өлеше һәм уң аягы имгәнгән.

 

Менделеев урамындагы 35 нче йорт янында, җәяүле кичүеннән юл аркылы чыгып баручы кыз баланы җиңел машина бәрдергән.

Автомобиль белән идарә итүче 1994 нче елгы ир кеше, светофор куелмаган җәяүле кичүенә килеп җиткәндә, тизлеген киметеп тормый гына узып китәргә чамалаган.

Аның юл хәрәкәте кагыйдәләренең 10.1 һәм 14.1 пунктларын тупас рәвештә бозуы -баланың травматология бүленә эләгүенә китергән. Табиблар кызчыкны карап тикшергәннән соң, аны өйгә алып китәргә рөхсәт биргәннәр бирүен, әмма баланың амбулатор рәвештә травматолог ярдәме алып торуы һәм невропотологлар күзәтүе астында булуы сорала. 

Җәяүле кичүендә бала сәламәтлегенә зыян салган автомобиль йөртүчене, ике шаһит күзәтчелеге астында, алкогольле эчемлекләргә медицина тикшерүе уздырганнар. Аның спиртлы эчемлекләр кулланмаганлыгы ачыкланган.

Тик тизлек яратучы шофер, узган ике ел эчендә генә дә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 6 кабат административ җаваплылыкка тартылган булган.

Исламия Галимова тәрҗемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев