Лениногорскида бер тәүлектә 6 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида бер тәүлектә 6 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Татарстанда бер тәүлектә COVID-19 йоктыруның 99 очрагы теркәлгән.

Казанда — 41, Чаллыда — 18, Алабуга һәм Лениногорск районнарында — 6шар, Аксубайда −5, Әлмәт, Лаеш һәм Тукай районнарында — дүртешәр, Алексеевск һәм Спас районнарында — 2шәр, Зәй һәм Питрәч районнарында берешәр кеше йоктырган.

12 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 28 035 очрагы теркәлгән.

Барлыгы 1 136 847 кешегә прививка ясалган. Шулардан 969 547 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.

 


Нет комментариев