Лениногорскида Беренчеләр миләш үсентеләре утыртты
Лениногорск шәһәренең «Мәхәббәт» паркына «Беренчеләр хәрәкәте» егет-кызлары 75 төп миләш үсентеләре утыртты.
Анда шулай ук Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов белән администрация хезмәткәрләре дә катнашты. Миләш үсемлекләр белән бизәү паркны тагын да төзекләндерә һәм матуррак итәчәк.
Тагын 100гә якын миләш үсентеләре шәһәр йортлары ишегалларына хезмәт күрсәтүче оешмалар көче белән утыртылды, дип яза үзенең шәхси Телеграм-каналында Марат Гирфанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев