Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида «Беренчеләр хәрәкәте» автобусы белән яшьләр булып китте

Флешмоб, уеннар, фотосессия - «Беренчеләр хәрәкәте»нең Лениногорскидагы чарасы күңелле мизгелләргә бай булды.

"Беренчеләр хәрәкәте" автобусы Татарстанның күп кенә районнарында шулай йөреп чыгачак. Автобус туры 45 көн дәвамында була. Лениногорскида ул Мәдәният сарае каршында тукталды. Монда башта студентлар, аннары мәктәп укучылары белән очрашулар үтте.

Очрашу барышында төрле мәйданчыклар эшләде. Оештыручылар "Беренчеләр хәрәкәте" (Движения превых)  проектлары белән таныштырдылар, республикада балалар, яшьләр өчен нинди мөмкинлекләр бар икәне турында сөйләделәр.

Бу - автобусның беренче туры гына түгел. Җәй көне Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә һәм башка шәһәрләрдәге балалар лагерьлары буенча 20 тур узды. Шулай ук бездә - Лениногорскида "Ландыш" лагеренда да булдылар.

Фото «Движение первых» Лениногорск

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев