Лениногорскида «Безнең геройлар» интеллектуаль уен узды (+фотолар)
Лениногорск Мәдәният сараенда шәһәр мәктәпләре укучылары катнашында «Безнең геройлар» интеллектуаль уен узды.
Интеллектуаль уен 5 турдан торды. Анда 4 команда катнашты. Болар - 12 нче лицейның "Лицейское пламя", 8 нче мәктәпнең "Лидер", 11 нче гимназиянең "Гордость нации" һәм 5 нче мәктәпнең "Храброе сердце" командалары.
Интеллектуаль уен хәрби-патриотик темага багышланган иде. Һәр команда бирелгән сорауларга жавап бирде, ребусларны белде, экранда күрсәтелгән жырларның исемнәрен әйтте, автоматны минутка сүтеп жыйдым.
Нәтижәдә, 5 нче мәктәп һәм 11нче гимназия командалары - 3нче, 8 нче мәктәп командасы 1нче, 12 нче лицей 2 нче урынга лаек булды.
Рамия Гарифуллина, автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев