Лениногорскида Бөтенроссия физкультура –спорт комплексының муниципаль фестивале булып узды
Үзләренең хезмәткә һәм оборонага ни дәрәҗәдә әзерлеген күрсәтү, ягъни ГТО нормаларын тапшыру өчен, шәһәрнең 1 нче урта мәктәбенә унлап команда җыелды.
Әлеге спорт чарасында шәһәрдәге предприятие, хезмәт оешмалары, уку йортларының командалары һәм кайсыбер оешмаларның аерым вәкилләре дә бар иде.
Гомумый алганда бу көнне җитмештән артык кеше ГТО нормасын тапшыруда катнашты, әлбәттә алар бу нормаларны үзләренә өчен билгеләнгән баскычларда тапшырдылар.
Берьюлы спорт сынауы да, спорт бәйрәме дә булган бу чарада Лениногорск җылылык челтәрләре җәмгыяте, “Витязь”сак предприятиясе, Россия Пенсионерлар берлеге, Ромашкино нефть идарәсе, Лениногорскгаз , Лениногорскремсервис идарәләре командалары, бадминтон ,волейбол федерацияләре, мәгариф идарәсе командасы шактый югары әзерлекле булуларын күрсәттеләр.
Шәһәребездә бөтенроссия физкультура –спорт комплексының фестивален уздыруда , аның Лениногорскидагы тест үзәге башлап йөрде һәм оештырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев