Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида буыннарны берләштергән спорт бәйрәме бар - ул 1 нче Май эстафетасы

Физкультура һәм спортны үстерү мөһим илкүләм проект булып тора. Әлеге дәүләт программасы массакүләм спорт чараларын популярлаштыру, тормыш сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән.

Аның тагын бер зур максаты бар, ул – татулык һәм бердәмлек.

Шәһәребездә  бик күптәннән килгән 1 нче Май эстафетасы – Лениногорскида яшәүчеләрнең олысын-кечесен берләштерүче спорт бәйрәме ул. Эстафета  быел 68 нчы кабат старт алды.

Традиция буенча ярышларны ачу һәм старт алу тантанасы үзәк мәйданда узды. Бу  спорт бәйрәменең үз тарихы да бар.

Беренче тапкыр Беренче Май кроссы 1956 нчы елда, “Заветы Ильича”, хәзерге “Лениногорские вести” газеты редакциясе инициативасы белән һәм аның призына үткәрелә башлаган. Әлеге башлангыч лениногорскилылар күңеленә бик хуш килгән һәм бүгенге көнгә кадәр шәһәребезнең төп спорт традициясе буларак дәвам итә. Лениногорскида Май эстафетасын беренче оештыручылары, ул елларда шәһәрнең спорт комитеты рәисе булган Габбас Хәмзән улы Хәмидуллин, 1нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең өлкән тренеры Владимир Николаевич Голубев,  шәһәрнең 2 нче мәктәбендә балаларга белем бирүче Геннадий Михайлович Петров, «Бөгелмәнефть» оешмасының спорт буенча методисты Александр Александрович Тарабрин, «Лениногорскнефть» идарәсе балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рөстәм Рәхим улы Шакиров,  «Юбилейный» бассейны директоры Михаил Михайлович Фомичев, спорт методисты Владимир Семенович Ковалев, ул елларда Писмән мәктәбендә укыткан, шәһәребезнең танылган язучы һәм тарихчысы булган Аркадий Аркадьевич Троепольский, Лениногорск нефть техникумы укытучысы Мидхәт Кәләмдәр улы Агадуллин булган. 

“Беренче Май эстафетасы, Лениногорск шәһәренә нигез салынган вакытлардан ук үткәрелеп килә. Бу йола узган буыннарның хезмәт батырлыгын искә алу, аларны данлау булып тора. Аларның тырышлыгы белән шәһәрнең хәзерге иминлеге булдырылды һәм традицияләр сакланды”,- диде Лениногорск район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов, бәйрәмгә җыелган халыкны тәбрикләп ясаган чыгышында.

Иртәнге  тугыз тулып үткәндә үзәк мәйдан эстафетада катнашучылар, җанатарлар, бәйрәм күрергә килүчеләр белән шактый җанланып китте.  Монда шулай ук тәм-томнар сату рәтләре, балалар өчен күңелле уен  мәйданчыклары да, кыскасы, бу көнне зур бәйрәм  итеп билгеләп үтү өчен бөтенесе дә әзер иде.

Билгеле, игътибар сәгать унда башланачак  эстафетага юнәлдерелгән, йөгерүләрнең үзендә катнашучылар, бәйге башланыр алдыннан аяк-кулларын яздырып тегендә-монда хәрәкәт итә, җанатарлар, уку йортлары, мәктәпләрең спорт тәрбиясе җитәкчеләре үзләренең барлык киңәшләрен җиткереп калырга ашыга. Мәктәп укучыларының әти-әниләре, туганнары, үз гаиләләренең йөгерешчесенә көч биреп, аның командасын куәтләргә дип килгәннәр.  Лениногорскида яшәүче Ибраһимовлар гаиләсе, мәсәлән, нефть техникумында укучы студент  уллары һәм оныкларына, аның курсташларына көч-куәт биреп торырга барысы бергә җыелышып килгән. 

“Без мәктәптә укыган елларыбызда Беренче Май эстафетасында катнаша идек, бәйрәмнең  иң күңелле булып хәтердә калган мизгелләре дә шуның белән бәйле. Безнең оныгыбыз һәм аның курсташлары эстафетага шундый җитди әзерләнделәр, бу араларда хәтта өйдә дә күрмәдек дияргә була”, -дип сөйләде студент егетнең әбисе. 

Студентларның тырышлыгы үз нәтиҗәләрен бирми калмады, алар уку йортлары арасындагы эстафетада 1 нче урынны яулап алдылар.

Башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов Беренче Май эстафетасы чарасының ачылу тантанасында, спортның төрле юнәлешләрендә югары уңышларга ирешкән Лениногорск спортчыларын билгеләп үтте. ГТО нормативларын уңышлы тапшырганнарга таныклыклар һәм значоклар бирелде. Алар арасында җиңел атлетика буенча югары уңышларга ирешкән  Камилә Хисмәтуллина, нәфис гимнастика осталары  Алинә Хәмәтшина, Карина Фатыйхова,  Маргарита Леотьева, Анастасия Куликова, Диләрә Латыйпова, Дарья Минһаҗева бар иде. Әлеге кызлар спорт матерлыгына кандидат һәм беренче спорт разрядын үтәүчеләр. Ә чаңгыда трамплиннан сикерүче Аделина Ибраһимова Россиянең спорт мастеры билгесенә лаек булды.

1 Май эстафетасы тантаналы рәвештә башланып китте, ярышта кемнәр катнашуын әйтеп, командаларны старт сызыгы янына бер-бер артлы чакыра башладылар. Ә инде бәйгегә старт бирелеп, беренче йөгерешчеләр кузгалганнан соң  биш-алты минут та үтмәде, микрофоннан кайсы команданың алдарак, кайсының лидерларның табанына ук басып килүе турында микрофоннан халыкка ирештерә тодылар.

68 нче Беренче Май эстафетасында шәһәр һәм районның уку йортлары һәм предприятиеләре командалары катнашты. Эстафета 10 этаптан торды. Дистанциянең гомуми озынлыгы – 3,5 километр, ә иң озын этап 700 метр озынлыкта булды. Иң кыскасы – 150 метр иде. Йөгерешчеләр арасында көндәшлек шундый көчле булды, кемнең  иң алгы сызыкта, кайсының арттарак кала төшүен алдан берничек тә фаразлау мөмкин булмады. Эстафетаның лидерлары һәр этапкта үзгәреп торды, спортчылар финиш сызыгын кисеп үткәнче җанатарларны киеренке халәттә тотты. 

Мәктәп командаларының 6-7нче сыйныфлары арасында беренче урынны –12 нче лицей,  икенче урынны – 2нче мәктәп, ә өченче урынны 10нчы мәктәп командасы яулады. 

8-9нчы сыйныфлар арасында 2 нче мәктәп җиңүче булды, икенче урында –  12 нче лицей,  4 нче мәктәп командасы өченче урынга чыкты.

Шәһәр мәктәпләренең 10-11нче сыйныфларында укучылар арасында беренчелек – 12 нче лицей командасында, 5 нче мәктәп – икенче, 6 нчы мәктәп командасы – өченче.

Уку йортлары арасында ЛНТ-1 командасы җиңү яулады. Лениногорск политехника колледжы – икенче урынны, ЛНТ-2 командасы өченче урынны алды.

Шәһәр предприятиеләре арасында мәгариф идарәсе командасы җиңде. икенче урында – ЛТППО, өченче урында “ТаграсРемСервис”командасы чыкты.

Җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, медальләр, Мактау грамоталары, кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.
Шәһәр халкы, Лениногорск кунаклары, 1 нче Май эстафетасында катнашучылар бу спорт бәйрәменнән алган хисләре белән дә уртаклашмый калмадылар. 

“Май эстафетасын беркайчан да калдырмыйча карарга чыгабыз. Мәктәптә укыганда, студент чакта да  бу ярышларда катнаша идек. Быел эстафетада катнашырга теләгән һәркемгә  мөмкинлек бирделәр, җиденче эстафетаны шуның өчен махсус эстафета дип игълан иттеләр. Йөгерергә теләүчеләр дә булды”, - Лениногорскида яшәүче Марина Сабирова.

Исламия Галимова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев