Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Чернобыль фаҗигасен кичергән якташларыбызны искә алдылар

Бүген Чернобыль фаҗигасенә 35 ел тулган көн

Лениногорскида шушы һәлакәтне бетерүдә катнашканнар истәлегенә куелган монумент янында митинг узды. Анда шәһәр һәм районыннан Чернобыль мәхшәрен үз башларыннан кичергән ветераннар, студентлар, шәһәр халкы катнашты. Лениногорск Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, митингта Чернобыль  афәтеннән сәламәтлекләре какшап, вакытсыз дөнья куйган якташларыбызны искә алып чыгыш ясады . Алар истәлегенә куелган мемориалга чәчәкләр  салынды.  Лениногорск шәһәре һәм районыннан атом электростанциясе һәлакәтен бетерүдә ике йөздән артык кеше катнашкан. Кызганыч, бүгенге көндә аларның саны утызлап кына. Вафат булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев