Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида кош гриппына бәйле рәвештә кошчылык фабрикасына 50 миллион сумлык зыян килгән

Билгеле булганча, август ахырында Лениногорск районындагы кош фабрикасында кош гриппы чыкты.

Кош гриппы аркасында  213 мең баш кош һәм 225 мең йомырка юк ителде. Шулай ук якын-тирә авылларда яшәүче халыкның 177 баш тавыгы алынды.

– Әлеге вакытта бина чиста, якын көннәрдә бу урынны ябачакбыз. Фабрикага – 50 млн сум, халыкка 60 мең сумлык зыян килде. Кешеләргә компенсация түләнәчәк, – диде журналистлар белән очрашуда Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов.

Ә менә фабрика акча алырмы, юкмы – анысы әлегә билгеле түгел. Россельхознадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Илнур Галиев аңлатканча, гаеп фабриканың үзендә булса, компенсация тәтемәячәк.

– Безнең өчен авыру чыганагын табу мөһим, ләкин бу очракта фикерләр каршылыгы бар. Кемдер, кошлар белән керергә мөмкин, ди. Шулай ук Башкортстаннан транспорт, ашлык белән керү ихтималын да тулысынча инкарь итеп булмый. Шуңа күрә әлегә авыру чыганагы буенча сорау ачык кала. Ләкин оешмада берничә төрле җитешсезлек бар иде. Компенсация түләү-түләмәү дә шуннан чыгып хәл ителәчәк, – диде ул.

https://vatantat.ru/2023/09/123706/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев