Лениногорскида декабрь башы нормадан өч градуска җылы булачак
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида декабрь башы нормадан өч градуска җылы булачак

Татарстанда декабрьнең беренче декадасында уртача температура климатик нормадан өч градуска югары булачак.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта фаразы белән уртаклашты.

Республика өчен тулаем алганда 1-10 декабрьдә климатик норма – 7,4 градуска, ә Казан өчен -6,4 градуска тигез. Шул рәвешле, уртача температуралар -4,4 һәм -3,4 градус тәшкил итәчәк.

Элегрәк ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе тулаем алганда декабрь дәвамында Татарстанда һава температурасы климатик нормадан югары булачагы, ә явым-төшем нормага туры киләчәге хакында хәбәр иткән иде.

РФ Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, декабрь Идел буе федераль округының калган төбәкләрендә дә нормадан җылырак булачак.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-dekabr-basy-normadan-oc-graduska-yly-bulacak-5897091


Нет комментариев