Лениногорскида дүрт гаиләне социаль ятимлектән саклап калганнар
Лениногорскида наркотикларга каршы комиссия утырышы булды.
Лениногорскида наркотиклар белән мавыгучылар саны кимеми. Тыелган матдәләр кулланучылар арасында аеруча яшьләр күп. Лениногорскида узган наркотикларга каршы комиссия утырышында наркотик мадтәләр таралуга кагылышлы вәзгыятьнең катлаулана төшүенә басым ясалды.
Лениногорск эчке эшләр бүлеге хезмәтендә районда наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле авыр җинаятьләр саны артуын билгеләп үтәләр. Виртуаль сату нокталарына каршы актив көрәш алып барыла.
Лениногорскида популяр платформаларда тыелган матдәләрне пропагандалаучы берничә интернет-кибет бар. Роскомнадзор белән үзара хезмәттәшлектә полицейскийлар берничә сайтны блокировкалаган, яңаларын ачыклау буенча эш дәвам итә.
Наркотик матдәләрнең таралуның географиясе дә үзгәреп тора. Элек аларны яшерү урыннары күпфатирлы йортларның подъездларында булса, хәзер “ак үлем” таратучылар камералар азрак булган урынга – шәхси секторга һәм урман массивына китә.
Лениногорск эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Андрей Иваньчин наркотикларга каршы комиссия утырышында сөйләгән доклады буенча, Лениногорскида 345 кеше наркологик исәптә тора, 188ендә наркомания диагнозы куелган.
Узган ел бәйлелек нәтиҗәсендә 66 кешене гомере өзелгән гәрчә хисап чорында наркотиклар белән үлемгә китерүче агуланулар теркәлмәгән булса да. Кулланучыларның күбесе-беркайда да эшләми һәм укымый торган 20 яшьтән 39 яшькә кадәрге яшьләр. 18-19 яшьлек лениногорскилылар арасында да наркотикларга бәйлеләре шактый. Ә яшүсмерләр арасында бу яктан уңай якка үзгәрешләр барлыгы күренә. Ел саен балалар табиб-наркологы мәктәптә 8-10 сыйныфларда һәм урта – һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучыларны тикшерү үткәрә.
2025 елның беренче яртыеллыгында барлыгы 264 балигъ булмаган бала каралган. Шулардан: 75 кеше-һөнәри белем бирү оешмаларында укучылар һәм 189 мәктәп укучысы. Икенче яртыеллыкта нефть техникумында укучы 400 яшүсмер каралды, барлыгы 2025 елда барлыгы 664 укучы тикшерү үтте. Профилактик тикшерү вакытында медицина күрсәтмәсеннән тыш наркотик матдәләр куллануга юл куйган укучылар ачыкланмады.
Наркотикларга каршы комиссиядә моны актив профилактик эш һәм балаларны иҗтимагый хәрәкәтләргә һәм чараларга җәлеп итү белән бәйләнешен билгеләп үттеләр.
Узган ел балигъ булмаган балаларның алкоголь белән агулауның 4 очрагы теркәлгән. Барлык очракларда да үсмерләр бу эчемлекләрне исерү максатыннан чыгып кулланганнар.
Балалар һәм үсмерләрне «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте чараларында актив катнаштыру буенча эш тә профилактика эшенә уңай йогынты ясый. Бүгенге көндә бу хәрәкәттә 6402 балигъ булмаган үсмер яки бала булса, аларның 154е профилактик исәптә торучы балалар.
Балигъ булмаганнарның алкоголь куллануын кисәтү буенча нәтиҗәле чараларның берсе республика буенча алкогольле эчемлекләр таратуга каршы кабул ителгән 71 нче номерле законын тормышка ашыру буенча рейдлар үткәрү. 2025 елда балалары әлеге законны бозган өчен 110 ата-ана җаваплылыкка тартылган. Полиция хезмәткәрләре белән берлектә балигъ булмаганнарга алкоголь сату очракларын булдырмау буенча оператив чаралар үткәрелә, яшүсмерләрне алкоголь куллануга тартучы затларны ачыклау фактына тулай торакларны тикшерү буенча рейдлар үткәрелә.
2025 елның июнендә шәһәрдәге «Хочу ещё» кибете сатучысының балигъ булмаган балага спиртлы эчемлек сатуы ачыкланган. Закон бозучы РФ Административ Кодексы 14.16 маддәсе 2.1 өлеше буенча җаваплылыкка тартылган. Балигъ булмаганнарны алкоголь куллануга тарткан өчен 6 беркетмә төзелгән.
“Алкогольгә бәйлелек, гаиләдә көч куллану, ата-ана бурычларын үтәмәү куркынычлары булган гаиләләргә аерым игътибар бирелә. Рейдлар, торак шартларын тикшерүләр үткәрелә, бигрәк тә бу гаиләләрдә балигъ булмаган балалар булса рейдлар даими кабатланып тора. Бүгенге көндә ведомствоара профилактик исәптә 31 гаилә тора, аларда 71 балигъ булмаган бала яши. Алкогольле эчемлекләр куллануга бәйле рәвештә балаларын тәрбияләүдән яисә аларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклаудан читләшкәннәр категориясендә – 14 гаилә, 19 ата-ана исәпләнә. Мондый гаиләләрне уңай юлга бастыру, балаларны социаль ятимлектән, гомумән, гаиләне саклап калу максатыннан чыгып эшләүче проект та эшен дәвам итә. Быел шушы проект нигезендә дүрт гаилә белән тыгыз эш алып барыла”,- диде Андрей Иваньчин.
фото: ЛМР сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев