Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида “эшлекле дүшәмбе”дә Аударыш буенча бронзага ия булган чемпионнарны котладылар

Атнаның беренче көнендә мэриядә “эшлекле дүшәмбе” үтә.

Эшлекле киңәшмә Кыргызстанда ат өстендә көрәш буенча узган чемпионатта Россия командасын тәкъдим иткән Лениногорск батырларын бүләкләү белән башланды.

Исегезгә төшерик: 22-24 сентябрьдә Кыргызстан Республикасының Чолпон -Ата шәһәрендә ат өстендә көрәш буенча беренче чемпионат узды. Россияне Татарстан җыелма командасы тәкъдим итте. Команда составында өч лениногорскилы бар иде. Без бу хакта сайтта хәбәр иттек.

Лениногорск районы Советының Рәхмәт хатлары белән фермер, Кок-Бору Союзы һәм спортның милли төрләре буенча вице-президент Фәрит Нәбиуллин, “Татар Аргамагы” тренеры, «ТаграС-РемСервис» хезмәткәре Фәнил Вафин, “Глобус”та эшләүче Ранил Әхмәтҗанов, КФХ башлыгы Динар Хәйбриев бүләкләнде.

 

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2238108.htm

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев