Лениногорскида хәрби-интернационалистлар һәйкәле янында Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулу уңаеннан митинг узды.
Бирегә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, юнармеецлар, өлкән буын, чик сакчылары килде.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов сәламләү сүзләре җиткерде. Бер минут тынлык белән сугышта һәм аннан кайткач үлгәннәрне искә алдылар. Аннан һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Лениногорск районыннан Әфганстан хәрби хәрәкәтләренә 260 кеше чакырылган. Ун солдат һәлак булган. 66 кеше Ватанына кайткач, бакыйлыкка күчкән.
Фотолар: http://leninogorsk.tatarstan.ru




Нет комментариев