Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яңа светофорлар эшли башлады

Лениногорск шәһәренең 2 нче һәм 5 нче мәктәп янында яңа светофорлар куелды. Алар ничек эшли?

Балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча баш белгеч Эльвира Кирдянова болай дип аңлата: 

«Җәяүлеләргә юлны чыгарга уңайлы булсын өчен, җәяүле кичүнең ике ягына да төймәле җайланма урнаштырылды. Светофорда даими рәвештә яшел сигнал янып торса да, автомобиль йөртүчеләр бу урында туктамый. Ләкин хәзер, әгәр дә җәяүле җәяүлеләр кичүен чыгарга теләсә, ул төймәгә генә баса. Һәм автомобиль йөртүчеләр өчен светофорның кызыл сигналы кабына. Җәяүле өчен яшел төс кабынып торачак. Җәяүле кичүне чыгып өлгерә. Җәяүле кичүне чыгып кабаттан төймәгә басса, ул 60 секундтан соң элекке режим белән эшли башлаячак», –  ди ул.

Фото: Эльвира Кирдянова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев