Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яраклылык вакыты чыккан сыра сатудан алынган

Лениногорск эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан шәһәрдәге барда яраклылык вакыты чыккан алкоголь продукциясен сату очрагы ачыкланган.


Бу хакта Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хәбәр итә.

Аерым алганда,  30 литр күләмендә «Пина Колада» сидры, 30 литр «Ореховый эль», шул ук күләмдә «Голубая лагуна» һәм 30 литр “Шампань” алкоголь продукцияләре сатудан алынган, продукциянең барлык күләме 120 литр тәшкил итә. Аларның барысының да срогы чыккан булган. Материаллар Әлмәт территориаль органына җибәрелә, хәзерге вакытта документ тикшерүләре уза.

 Әлеге хокук бозу өчен административ җаваплылык РФ КоАП 14.43 статьясының 2 өлеше буенча каралган.

 

Фото: Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев