Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яшәүче 100 яшьлек Халисә Галиеваны Өлкәннәр көне белән котладылар

Лениногорскида Өлкәннәр көне уңаеннан шәһәребездә яшәүче өлкәннәрне котладылар.

Аларның берсе — Лениногорскида яшәүче тыл хезмәтчәне Халисә Миңнулла кызы Галиева. Аңа быелның июль аенда 100 яшь тулды. Юбилеен ул туганнары һәм якыннары арасында каршылады.

Халисә Миңнулла кызы Ютазы районында туган. Авыр сугыш елларында колхозда эшләгән. Бөгелмә шәһәренең педучилищесында укыган, читтән торып педагогия институтын тәмамлаган һәм гомере буе Лениногорскида укытучы булып эшләгән. Үз эшен, укучыларын бик яраткан.

Халисә Галиеваны Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Галия Урманова котлады, сәламәтлек, күңел җылысы теләде һәм аңа Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләк һәм шәхси котлау тапшырды.

Фото һәм мәгълүмат:  Лениногорск мэриясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев