Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яшәүче 22 яшьлек йөкле хатынның баласы ана карынында үлгән

Баланың үлеме расланган, бу вакыйгадан соң тикшерү башланган, дип яза «Татар-информ» сайты.

Лениногорскида яшәүче 22 яшьлек йөкле хатынның баласы ана карынында үлгән. Әлеге мәгълүмат социаль челтәрләрдә таралган. Баланың үлеме расланган, бу вакыйгадан соң тикшерү башланган. Бу хакта  Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

«Пациент Республика клиник хастаханәсенә салынды, аңа тулы күләмдә бөтен кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә, хәле канәгатьләнерлек», – дип хәбәр иттеләр агентлыкка Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.

Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов кушуы буенча күзәтчелек ведомствосы да тикшерү башлады.

«Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Росздравнадзор) белгечләрен җәлеп итеп, ведомство пациентның хокуклары бозылу турындагы мәгълүматны тикшерәчәк. Җаваплы медицина хезмәткәрләренең гамәлләренә яки эшсезлегенә хокукый бәя бирәчәк. Хокук бозулар ачыкланган очракта, прокурор реакциясе чаралары күреләчәк», – дип сөйләде Руслан Галиев.

"Т.И."

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев