Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яшәүче, блокада авырлыгын күргән Радия Гәрәева: Су урынына боз эретеп эчкән чаклар да булды

Ленинградның батыр халкы 3 ел буена ачлыкны, ялангачлыкны кичерде, шулай да бирешмәде.

Лениногорскида яшәүче Радия апа Гәрәева бу куркыныч көннәрне ишетеп түгел, үз күзләре белән күргән.


- Сугыш башланганда, миңа бары тик 5 кенә яшь иде. Ләкин ул чакта күргәннәрне, ул вакыттагы кичерешләрне мәңге онытасым юк. Төннәрен уянып, фаҗигале, авыр балачагым хакында уйланып йоклый алмыйча ятам.

Әтиемне сугыш башлану белән фронтка алдылар. Озак та тормый, 1941 елның сентябрендә, аның Белоруссия җирендәге бәрелешләрдә һәлак булуы турында «кара» хәбәр килде. Без өч хатын-кыз: әни, мин һәм ике яшьлек сеңелем яклаучысыз калдык. Әнием, урыны оҗмахта булсын, бик сабыр, бик нык кеше иде, авырлыкны күп күрсә дә, 89 яшенә җиткәнче гомер итте. 

Ул дәһшәтле елларда кечкенә булсам да, шунысын яхшы хәтерлим: бик салкын, бик куркыныч һәм бик караңгы иде. Таң беленү белән, көрәк тотып, әни окоп казырга китә, ә без сеңелем белән бер-беребезгә сыенышып, көнозын өйдә утырабыз. Һава тревогасы ишетү белән күршеләр, әни шулай үтенгәч, безне дә үзләре белән бомбадан качу урынына алып китәләр иде. Шундый авыр шартларда 900 шомлы көн һәм төн үткәрдек. Авызыбызга тәүлеккә бер тапкыр гына ризык эләгә, әни дөм караңгыда гына кайта. Сеңелем белән миңа 150 грамм, үзенә 250 грамм ипи кисәге һәм бераз су алып кайта иде. Кыш көне бозны эретеп эчкән очраклар да аз булмады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев