Лениногорскида яшәүче Ибраһимовлар гаиләсе бергә гомер итүләренең 50 еллыгын билгеләп уздылар
2 августта гаилә тормышының «алтын» туйларын билгеләп үттеләр.
2 августта Хәлил Исмәгыйль улы һәм Мәрьям Гариф кызы Ибраһимовлар гаилә тормышының 50 еллык юбилеен - «алтын» туйларын билгеләп үттеләр, дип хәбәр итә ЗАГС бүлеге.
«50 ел элек ике яшь кеше очрашкан. «Әлмәттә туганнарыбызда таныштык, бер-беребезне ошаттык, аннары симпатия хисе мәхәббәт хисенә әверелде», – ди алар.
1975 елның 2 августында яшьләр Лениногорск шәһәрендә өйләнешәләр. Хәлил Исмәгыйль улы 1951 елда туган, хезмәт эшчәнлеген 1972 елда ЦРМЗДА слесарь-ремонтчы булып башлый. Производстводан аерылмыйча Лениногорск нефть техникумын тәмамлый һәм стандарт булмаган җайланмалар мастеры итеп билгеләнә. 1991 елда Татаиснефтькә төзелеш буенча инженер вазифасына күчә, 2011 елга кадәр шунда эшли. Эшләгәндә берничә тапкыр Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнә.
Пенсиядән соң РБО ЦБПОДА бораулау җайланмаларын ремонтлау буенча слесарь – инструментчы булып хезмәт итә. «Хезмәтне саклау һәм ТБ буенча иҗтимагый инспектор» конкурсында җиңүче булган.
Мәрьям Гариф кызы 1951 елның 29 апрелендә туа. «Дюймовочка» балалар комбинатында тәрбияче ярдәмчесе (няня) булып эшли. Аннары РБО ЦБПОГА – җитештерү биналарын җыештыручы булып күчә, анда 2006 елга кадәр хезмәт итә. Намуслы һәм авыр хезмәте өчен Мактау грамоталары белән бүләкләнә. «Хезмәт ветераны»дигән мактаулы исемгә ия.
Ибраһимовлар гаиләсенең ике улы һәм биш оныгы бар.
Хәлил Исмәгыйль улы җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнүен дәвам итә. Лениногорск шәһәре ветераннар Советы вәкиле булып тора. Мәрьям Гарифовна сәламәтлеге буенча өйдән чыга алмый.
Традиция буенча Ибраһимовлар гаиләсе исемнәре Лениногорск районының юбилярларның Мактау китабына кертелде.
Юбилярларны котларга Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Урманова Галия Котдус кызы һәм ЗАГС бүлеге начальнигы Хәлимова Кадрия Фәрит кызы килде. Алар гаиләгә «Алтын юбилей» турында таныклык тапшырдылар һәм исәнлек-саулык, озын гомер теләделәр.
фото: ЗАГС бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев