Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яшәүче Ибраһимовлар гаиләсе Социаль фонд аша коляскалы булдылар

Лениногорскида яшәүче 72 яшьлек Мәрьям Ибраһимова хәзер өйдә хәрәкәтләнер өчен кресло-коляскадан файдалана. Яңа колясканың җайлы һәм компактлы булуын ул шунда ук белеп алган.

Россия Социаль фонды сәламәтлек ягыннан мөмкинлеге чиклеләр өчен үзләре теләгән техник реабилитация чараларын сайларга һәм бюджет хисабыннан алырга ярдәм итә.

Лениногорск Социаль фондының клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе урынбасары Гөлназ Сираева аңлатуынча, закон буенча, техник реабилитация чарасын өч төрле юл белән алырга мөмкин: 1) дәүләт контракты кысаларында, 2) электрон сертификат буенча махсус кибетләрдә алу, 3) үзең сатып алырга мөмкин, ә соңыннан техник чара өчен компенсация түләнәчәк.

Өч тапкыр инсульт кичергән, шикәр диабеты белән авыручы 1нче төркем инвалидлыгы булган Мәрьям апага медицина комиссиясе нәтиҗәсендә ике инвалидлык арбасы алырга тәкъдим иткәннәр. Берсе – өй эчендә йөрер өчен, икенчесе – урамда йөрергә. Кирәкле техниканы Ибраһимовлар гаиләсе Социаль фондтан дәүләт контракты буенча, акча түләмичә алганнар. Коляскалар Казаннан кайткан.

“Без гариза да язмадык. Социаль фондта барысын да рәсмиләштергәннәр. Коляскаларны китерәбез, өйдә булыгыз дип шалтыратып әйттеләр. Китереп тә бирделәр”, - дип сөйли Мәрьям апаның ире Хәлил Ибраһимов.

Лениногорск Социаль фондында хәбәр итүләренчә,  быел муниципаль районда 200дән артык электрон сертификат рәсмиләштерелгән. Бер кешегә булган реабилитация чараларына ихтыяҗны медико-социаль экспертиза органнары берьюлы берничә төр техник реабилитация чарасына билгели ала, шуңа күрә электрон сертификат һәр әйбергә рәсмиләштерелә.

  • Белешмә. Электрон сертификатлар – инвалидларны техник тернәкләндерү (реабилитация) чаралары белән тәэмин итү ысулы. Әлеге сервистан кулланучылар куллану уңайлылыгы, тәэмин итү вакытының кыскаруы турында әйтәләр. Хәзер инвалидлар техник тернәкләндерү чараларының нинди моделен сатып алырга икәнен үзләре хәл итә ала. Сайлаганда төп шарт — эшләнмә инвалидны тернәкләндерү яки абилитацияләүнең шәхси программасындагы киңәшләргә туры килергә тиеш. Электрон сертификатка кресло-коляска, зурлар һәм балалар өчен ортопедик аяк киеме, колак аппаратлары алырга була. Күз күреме начар булган лениногорскилылар тифлоплеерлар ала икән, начар иштеүчеләргә сигнализатор приборлары, телефоннар каралган.

Язма тулысынча "Заман сулышы" газетында, 8 декабрь санында басылды.

Наталья Лакомкина фотосы

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев