Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яшәүче Савельевлар гаиләсен хөрмәтләделәр

Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлегендә Савельевлар гаиләсен «алтын туйлары» белән котладылар.

Алар 1974 елның 15 ноябрендә гаилә корган. Ике кыз — Елена һәм Юлияне тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә кызларының үз гаиләләре. Александр Николаевич белән Вера Александровнаны бәхетле әби-бабай итәргә дә өлгергәннәр — өч онык бүләк иткәннәр. Савельевлар гаиләсе үз йортлары белән яши, яшелчә үстерә. Барлык балалары һәм оныклары ял көннәре җитүгә кунакка килүләрен көтеп ала алар. 

Вера Александровна 45 елдан артык медицина өлкәсендә эшләгән. 1973 елның августыннан Лениногорск шәһәренең Медицина-санитар частендә терапевт булып эшләгән. Күп еллар нефтьчеләрне дәвалаган. 2020 елдан лаеклы ялга чыккан. Шәһәрдә яшәүчеләрнең күбесе аны югары квалификацияле белгеч буларак ихтирам итә. Күпьеллык хезмәте өчен Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. 

Александр Николаевич иэ элек «ЛенГИС» җәмгыятендә геофизик, теле-радиоаппаратура һәм электрон-исәпләү техникасы белән эшләү буенча мастер булган. "Иркеннефть«тә нефть табу һәм газ чыгару буенча мастер булып эшләгән. 2005 елда лаеклы ялга чыккан. 

ЗАГС бүлегендә традиция буенча юбилярларның исемнәре Татарстан Республикасы Лениногорск районының Мактау китабына кертелде.

ЗАГС хезмәткәрләре Савельевлар гаиләсенә ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде, юбилей уңаеннан никахлашу турында таныклык тапшырды. «Алтын» юбилярлар хөрмәтенә балалары һәм оныкларыннан да котлау сүзләре яңгырады.

Фото һәм мәгълүмат Лениногорск ЗАГС бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев