Лениногорскида яшәүче хатын-кыз мошенник «кармагына» эләккән
Лениногорскида яшәүче 51 яшьлек хатын-кызны мошенниклар алдаган.
Лениногорск шәһәрендә яшәүче 51 яшьлек хатын-кызның мессенджерына "элекке начальнигы"ннан смс-хәбәр килә, имештер аңа Сәламәтлек саклау министрлыгы кешесе шалтыратыр, һәм хатын-кыз аның күрсәтмәләрен үтәргә тиеш булачак, дип язган. Хатын-кыз ышанган, чөнки бу хәбәрне чынлап та элекке житәкчесе җибәргән дип уйлый.
Мошенниклар турында күп тапкырлар ишеткән булса да, нәкъ менә Волков фамилияле кешегә ышана да куя инде.
Волков дип таныштырган кеше, хатын-кызның начальнигы мошенниклар белән хезмәттәшлек итә һәм акчаны террорчыларга күчерә, дип алдый. Хатын-кызны акчаны «имин счетка» күчерергә һәм алдау гамәлләрен туктатуда ярдәм итәргә кирәклегенә ышандыра.
Хатын-кызның үз акчасы булмаганлыктан, ул үзенә 800 мең сумлык кредит рәсмиләштерә. "Имин счетка" булган барлык акчаларын күчерә. Икенче көнне аның кредит рәсмиләштерүен раслау турында смс-хәбәрләр килә башлый.
Лениногорск шәһәрендә яшәүче 51 яшьлек хатын-кыз соңынан мошенникларның "кармагына" эләккәнен аңлый, полициягә мөрәҗәгать итә. Аңа 790 000 сумлык матди зыян китерелгән.«
"Могенниклык" маддәме буенча җинаять эше кузгатылган.
Лениногорск районы буенча Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев