Лениногорскиның «Биеклек» («Высота») яшьләр үзәгендә 30га якын егет-кызларга бердәмлек һәм дуслык символы булган «Беренчеләр хәрәкәте»нең значок һәм беләзеге бирелде.
Алар үзләрен төрле яклап — форумнарда һәм Хәрәкәт сменаларында катнашып, иҗади яктан күрсәтте. Кайберләре әле Беренчеләр хәрәкәте турында яңа ишетеп белә һәм хәрәкәткә керәсе килеп килгән. Соңыннан барысы да флеш-моб биеде.
Фото: Рамия Гарифуллина






Нет комментариев