Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида «Яшьлек» паркын төзекләндерү буенча эшләр башланды

Лениногорскида Менделеев урамы буенча югары буалар каскады проекты буенча “Яшьлек” паркын төзекләндерүгә керештеләр.


Кайберәүләр әлеге паркның кайдалыгын белеп тә бетермидер, Лыжная урамына барганда, Боз сарае территориясендә урнашкан парк ул. Бик матур, тыныч урын, кичләрен яшьләр дә, олылар да монда әкрен генә йөреп керә, кайберәүләр парктагы чишмәдән су алырга килә, икенчеләр сулыкта йөзүче үрдәкләрне күзәтә, ашата.

Узган елда Лениногорск Татарстанның 5 шәһәре белән берлектә кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр арасында уздырылган бөтенроссия  конкурсында канашып, җиңү яулады. Менделеев урамы буенча югары буалар каскады белән проектта катнаштылар.  Паркта эшләр этаплап башкарылачак, беренче этабы быел, икенчесе 2024 елга билгеләнгән.

Хәзерге вакытта парк территориясе коймалар белән әйләндереп алынган, паркка күп итеп ком һәм юлга җәя торган плитәләр китерелгән. Әлегә кайсы урында нәрсәләр буласын чамалап булмый, бары тик әйләндереп алынган коймага куелган стендлардагы фотолардан күреп була.

Моннан бер ел элек, лениногорскилылар белән парклар буенча  үткәрелгән сөйләшүләрдә, фикер алышуларда әйтелгәнчә, парктагы территориянең төп өлеше - скейтборд, велосипед һәм самокат яратучылар өчен заманча экстрим - парк.

“Яшьлек” экстрим-паркы яңартылган рәвештә экстремаль спорт төрләрен үстерү урыны булып торачак.  Биредә спортчылар һәм яшьләр өчен мәйданчыклар булачак, актив ял өчен зоналар, мәдәни һәм спорт чаралары үткәрү өчен территорияләр урнашачак. Безнед кечкенә генә шәһәрдә шундый заманча парк булуы – уңай күренеш”, - ди шәһәр төзелеше һәм архитектура бүлеге баш белгече Ольга Глухова.

Бетоннан скейт-парк – профессиональ  скейтбордчыларны  әзерләү өчен ул.

“Зур памп-трек махсус төзелгән трасса, анда педальләрне әйләндермичә тизлекне арттырырга мөмкин. Ул төрле катлаулылыктагы түмгәкләрдән, борылышлардан торачак һәм безнең шәһәр өчен, спорт өчен яңа урын булачак. Биредә спортчылар экстремаль велосипед спорты буенча гына түгел, ә башка төрләр буенча да күнегүләр ясаячак. Бу мәйданчык бөтенроссия ярышларын үткәрү урыны булыр”, - ди Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары Алексей Корноухов.

Төзелеш планы-проекты буенча, ярышларны махсус амфитеатрда яки күләгәле түбә астында күзәтеп булачак. Моннан тыш, балалар өчен памп-трек төзү дә каралган.

Паркның спорт кластеры турниклардан, швед диварларыннан, бруслардан һәм башка корылмалардан торачак. Барысы да актив спорт өчен генә булырмы дигән сорау туарга мөмкин. Юк, тыныч ял өчен дә урын билгеләнгән. Лениногорск халкы өчен махсус сәламәтлек зонасында җәяүлеләр сукмагы каралган.

Лениногорскилыларны чишмә язмышы да борчый. Әлбәттә, чишмә калачак, тик аның күренеше үзгәрәчәк. Ул сулы касә формасында, көзгеле зәңгәр шар рамкасында була.

Тулырак "Заман сулышы" газетында укый аласыз.

Рамия Гарифуллина фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X