Лениногорскида «Язгы каникуллар» профилактик акциясе башланды
Республика буенча, шул исәптән Лениногорск районында да 17 нче марттан алып 30 нчы мартка кадәр “Язгы каникуллар” профилактика акциясе узачак.
Әлеге киң масштаблы чара балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән.
2025 елның 2 аенда гына да республика юлларында 35 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 41 бала яраланган. Әлеге балаларның күпчелеге җиңел автомобиль пассажирлары булган.
Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә 12 яшькә кадәрге балаларны җиңел автомобильдә алгы утыргычта, 7 яшькә кадәрге арткы утыргычта йөртү, баланың авырлыгы һәм буена туры килә торган, балаларны тотып торучы җайланмалар кулланып башкарылырга тиеш.
Дәүләт автоинспекциясе 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә дә балаларны тотып тору җайланмасын кулланырга киңәш итә. 12 яшьтән зуррак балалар куркынычсызлык каешын эләктерергә тиеш.
Республика дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуны кисәтү буенча актив эшне дәвам итәчәкләр. Бу өлкәдә хокук бозулар Россия Федерациясе административ кодексы 12.23 маддәсенең 3 өлеше нигезендә өч мең сум күләмендә штрафка тартылуга китерәчәк.
Ел башыннан алып җәяүле балалар катнашындагы 14 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 15 бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәт алган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балалар да полиция хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмаячак. Хокук бозучы бала турында мәгълүмат, алга таба аның белән профилактик эш алып барылсын өчен, бала укый торган мәктәпкә тапшырылачак.
Лениногорск автоинспекциясе барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеге турында искәртә. Янәшәдә пассажир бала булганда, автомобиль руле артында утыручының игътибары аеруча ныклы булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев