Лениногорскида эш сәфәре Татарстан Икътисад министры урынбасары Равил Сиразиев булып китте.
Эшлекле сәфәр барышында ул районнның инфраструктура мөмкинлекләре белән танышты. “НПФ Модуль” җәмгыятендә булды, биредә пакер-якор җиһазлары проектлау һәм эшләү белән шөгыльләнәләр.
Аннан соң “Виктория” теплица комплексына бардылар. 2019 елда эшчәнлеген башлаган теплица кыяр, помидор, яшел суган үстерә.
«Идея-Юго-Восток» промышленность мәйданчыгында 8 резидент һәм 49 арендатор үз эшчәнлеген алып бара. Аны да карап, эшчәнлек белән танышты министр урынбасары.
Нет комментариев