Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида җинаять-башкарма инспекциясендә исәптә торучы, элек хөкем ителгәннәрне кабул итү үткәрелде

Элек хөкем ителгәннәр, хәзер җинаять-башкарма инспекциясендә исәптә торучыларның хокукларын үтәү һәм аларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча кабул итү үткәрелде.

Кабул итүне Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Лениногорск районындагы җәмәгать ярдәмчесе Людмила Наумова Лениногорск җинаять-башкарма инспекциясенең пробация төркеме өлкән инспекторы Альфред Насыйров белән бергә үткәрделәр.

Кабул итү барышында Людмила Наумова инспекциядә исәптә торучы 9 хөкем ителүче белән шәхси әңгәмәләр үткәрде. Алар хөкем ителгәннән соң аларның көндәлек тормышы ничек узуы, кайда һәм ничек яшәүләре, көн саен нинди проблемалар белән очрашулары турында сөйләделәр.

"Хөкем ителгәннәрне беренче чиратта җәзадан һәм хөкем ителүдән вакытыннан алда азат итү тәртибе кызыксындырды, өлкән яшьтәге хөкем ителгәннәрне пенсия, социаль тәэмин итү һәм эшкә урнашу мәсьәләләре кызыксындырды, - дип сөйли Альфред Насыйров. - Һәр мөрәҗәгать итүчегә консультация һәм җентекле аңлатмалар, үз хокукларын тәэмин итү һәм яклау өчен алдагы гамәлләре буенча тәкъдимнәр бирелде”.

Мөрәҗәгать итүчеләргә шулай ук социаль адаптация, эшкә урнашу, психологик ярдәм һәм медицина ярдәме алу, социаль мәсьәләләрне хәл итү һәм җинаять-башкарма инспекциясенә мөрәҗәгать итеп пробация кысаларында алырга мөмкин булган башка төр ярдәм турында тулы итеп сөйләделәр.


Фото: А. Насыровтан 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев