Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида ир белән хатын һәм аларның оныклары ис газы белән агулана

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Лениногорск шәһәренең Ленин урамында бер гаиләнең ис газы белән агулануы хакында хәбәр килгән.

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Нәтиҗәдә, 59 яшьлек хатын-кыз, 57 яшьлек ир-ат, шулай ук аларның 9 һәм 7 яшьлек ике оныгы зыян күргән. Табиблар, аларны тикшергәннән соң, өйләренә кайтарып җибәргән.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, күзәтү ведомствосы профиль белгечләре белән бергә әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклаячак, шулай ук өй эчендә газ җиһазын файдаланган вакытта иминлекне тәэмин итү турындагы законның үтәлешенә бәя бирәчәк.

https://tatar-inform.tatar

https://photo.tatar-inform.ru/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев