Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида ихлас җанлы хезмәттәшебез Зөлфия Сәхипова истәлегенә

Җылы сүзе, ачык йөзе йөрәк түребездә сакланыр. Күп еллар Лениногорск радио һәм телевиденисендә тапшырулар алып барган, изге күңелле, ихлас җанлы хезмәттәшебез Зөлфия Сәхипова арабыздан китте.

«Без телефоннан аралашкан вакытта, ешрак очрашырга, күрешеп сөйләшергә кирәк иде дибез. Әмма һәрберебезнең үз, гаиләсе, эше булгач, ниятләгән планнарыбыз үтәлми кала. Тормыш шулай барырга тиештер инде ул, иң мөһиме: барыгыз да сау-сәламәт булыгыз». 

Зөлфия Сәхипова телевидениедә бергә эшләгән хезмәттәшенә күптән түгел шулай дип язган. «Кеше- китә, җыры-кала», диләр. Бик якын, кадерле кешеләребез безне мәңгелеккә киткәч, күңелдә бушлык кала. Без аны якын кешебез турында якты истәлекләр, аның рухына багышланган догалар,"их, менә шул чакта-шулай эшләргә кирәк булган икән«, үкенечле уйлар белән тутырырга тырышабыз. Булдыра алганча.

Октябрь аеның соңгы иртәсе безне олы кайгылы итте. Күп еллар дәвамында Лениногорк телевидениесе һәм радиосында тапшырулар алып барган, шәһәр һәм район кешеләрен «Чын күңелдән» музыкаль котлаулар программасы белән сөендереп торган хезмәттәшебез, Журналистлар берлеге әгъзасы Зөлфия Хаффаз кызы Сәхипова 55 яшендә арабыздан китте. Бу авыр көннәрдә элеккеге коллегалары аның турында якты истәлекләре белән уртаклашалар.

Зөлфия Хаффаз кызы Сәхипова районның Сарабиккол авылында туган. Ул бәләкәй чакта ук әти-әнисе Лениногорскига килеп төпләнгән. Зөлфия шәһәрнең 6нчы мәктәбен тәмамлауга ук,"Ильич васыятләре", хәзерге "Лениногорские вести"газеты редакциясенә сәркатип-машинистка булып эшкә килгән.

"Һәркем белән ихлас күңелдән аралашучы, ягымлы йөзле, бәләкәй генә буйлы кыз барыбызны да җәлеп итте. Аяклары сәламәт булуга карамастан, ул тормышка шул чаклы гашыйк, хәтта аның ише "вак-төяк«кә игътибар да бирми кебек тоела иде. Редакциянең күпкырлы тормышында иң актив кешеләрнең берсе булды. Җыелышлар вакытында үз фикерен ышанычлы мисаллар белән яклый белүче Зөлфиягә «Мы противников берём улыбкой в плен» дигән сүзләр бик туры килеп тора иде. Аның елмаеп-көлеп торган күз карашы артына ныклы ихтыяр көче яшеренгәнлеге дә тора-бара ачыкланды«,- дип искә төшерә, озак еллар Лениногорск радиосында эшләгән Фәридә Гизетдинова.

Иҗади коллективта эшли башлаган Зөлфия, үзе дә тиз арада каләм тибрәтә башлый. Һәрнәрсә белән кызыксынучы яшь кыз кечкенә хикәяләр, шигырьләр яза, җирле татар язучылары һәм шагыйрьләренең әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. Аның бу сәләтен, иҗат мөмкинлеген Лениногорск әдәбиятчылары бик тиз тоеп ала. Ә «Ильич васыятьләре» газетының ул вакытта баш мөхәррире булган Николай Игнатьев Зөлфиягә Мәскәү дәүләт Әдәбият институтының, нәфис әдәбиятны тәрҗемә итү буенча белгечлек бүлегенә керергә киңәш итә. Аңа әлеге абруйлы югары уку йортына керү өчен тәкъдимнәр биргән журналистика аксакаллары, бәлки, беренче баруда ук институтның көндезге бүлегенә укырга керүенә ышанып та бетмәгәннәрдер. Әмма Зөлфия шушы баруыннан укырга кереп, 1995 нче елда, кулына диплом тотып, Лениногорскига әйләнеп кайта. Алабуга педагогия институтының Лениногорск филиалында бер ел эшләгәннән соң, яңа гына ачылган Лениногорск телевидениесенә эшкә урнаша. Монда ул 2006 елга кадәр эшли.

Лениногорск районы башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Марат Якупов беренче тапкыр Зөлфия Хаффазовнаны Алабуга педагогия институтының Лениногорск филиалында беренче курста укыганда күрә. Бу 1995 елда була. Зөлфия Сәхипова һәм Марат Әхмәтҗанов татар әдәбияты буенча кечкенә курслар алып баралар. Соңрак, 1997 елда, Зөлфия Хаффаз кызы һәм Марат Әкъдәс улы бергәләп Лениногорск телевидениесендә «Атна» татар мәгълүмати программасын чыгара башлыйлар. Корреспондентлар сайлап алу бәйгесе игълан итәләр. Марат та шушы сайлауларны уңышлы үтеп, телевидениедә кала һәм 8 ел эшли. Бу елларны ул, дус-тату, иҗат белән янып торган телевидение компаниясе өчен, иң уңышлы еллар дип саный. Лениногорск телевидениесеннән киткәннән соң, алар 20 елга якын бергә аралашуларын дәвам итәләр.

"Зөлфия бик катлаулы язмышлы кеше, аның өлешенә үз сәламәтлеге, инвалид баланы тәрбияләү белән бәйле бик күп кыенлыклар төште. Әмма беркайчан да, хәтта иң авыр минутларда да, ул язмыштан зарланмады. Мине аның чиксез сабырлыгы, эчке көчлелеге кайвакыт гаҗәпләндерде һәм хәтта куркыта да иде. Аңарда балалар самимилеге һәм гаҗәеп тормыш зирәклеге, авыл кешесенә генә хас эчкерсезлек һәм һәм башкала интеллигентлылыгы искиткеч итеп берләшкән иде. Аның безне калдырып китүенә ике көн кала, шимбә кичендә без озак утырдык, сөйләштек, телевидениедәге яшьлегебезне, хезмәттәшләребезне, дусларыбызны, репортажларыбыз геройларын искә төшердек, кызыклы мизгелләрдән көлдек. Зөлфия ковид чире белән чирләгәннән соң, сәламәтлеген тулысынча торгыза алмады. Табиблар ул вакытта үлемнән алып калса да, хәле юк иде. Аңа беренче группа инвалидлык бирделәр, соңгы көннәренә кадәр аны социаль хезмәткәрләр карады. Лениногорск районы инвалид балаларның ата-аналар иҗтимагый оешмасының волонтерлары килеп йөрде«,- ди Марат Якупов.

Альбина Хөснетдинова — Лениногорск педагогия көллияте педагогы, ул чакта Лениногорск телевидениесенең яңалыкларын һәм котлау программаларын алып баручысы булган. Зөлфия Сәхипова белән беренче тапкыр 1997 елның җәй ахырында, Зөлфиянең тормышындагы иң бәхетле мзгелләрендә очрашканнар. Ул яңа туган кызы Диләрәне карау өчен декрет ялына чыккан булган. «Зөлфия миңа гел бәхеттән генә тора кебек тоелды шул вакытта. Кызы тууына шундый шатланган иде. Гомумән, ул бик якты кеше иде. Аның кемгәдер ачулануын, яман сүзләр әйтүен яки тормыштан зарлануын хәтерләмим. Аның шаян көлүе, шаяртулары, Голливудның иң якты йолдызларының берсе Киану Ривз белән мавыгуы истә. Без аның бу мавыгуы турында белә идек. Шуңа күрә шул артистның фотоларын, плакатлар, газета-журналларда аның турында язмалардан язылган өзекләр алып килә идек. Зөлфиянең бу мавыгуы да очраклы түгел. Ул аны тышкы кыяфәте өчен генә түгел, игелекле, изге җанлы кеше булуы турында сөйли иде. Зөлфия үзе дә күп еллар дәвамында эше һәм җылы сүзе белән, башкаларга ярдәм итеп яшәде. Бу аның тормыш позициясе иде. Кешелек мөнәсәбәтләренең матурлыгына, эчкерсез мәхәббәткә һәрвакыт ышанды. Язмыш аңа бераз олыгая төшкәч үз ярын очрату бәхете бирде,»- ди Альбина Хөснетдинова.

Кызганыч, аның бәхете озакка сузылмаган, берничә ел элек Зөлфиянең тормыш иптәше йөрәк авыруыннан вафат булган. «Минемчә, ул бу кайгыдан беркайчан да тернәкләнә алмады. Соңгы минутына кадәр сагынып яшәде. Минем тормышымда булган мәхәббәт өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт, дип язып куйган иде социаль челтәрдәге „ВКонтакте“ битендә», — дип дәвам итте сүзен Альбина Хөснетдинова.

Зөлфия Сәхипованың ягымлы тавышын Лениногорск шәһәре һәм районында яшәүчеләр радиодан да ишетеп торды. «Буш вакытларыбызда без Зөлфия Хаффазовна янына — радио бүлмәсенә керә идек. Аның белән эш турында гына сөйәшеп калыйча, үзебезнең тормыш проблемаларын да уртаклаша идек. Ул һәрвакыт җылы сүзләр таба, дәртләндерә, канатлый, безне „минем кояшкайларым“ дип йөртә иде », - дип искә ала «Заман сулышы» газетасы хәбәрчесе Гөлназ Хәйретдинова.

Авырып торуына карамастан, ул һаман да оптимизм һәм киләчәккә планнар белән тулы иде. Аякка басарга, туган авылыма барырга, шәһәр буйлап йөрергә, безнең телевидение компаниясен бергә җыеп, күңелле бер очрашу ясарга хыялланды. Без Зөлфия янына 1 нче ноябрь көнне җыелдык, әмма инде аны соңгы юлга озату өчен. 

Һәркайсыбызның Зөлфия белән бәйле, сагынып искә төшерә торган истәлеге бар. Кайбер кешеләр үзләренең барлык гамәлләре, тормышка карашы белән, тормышның никадәр матур, аңа бөтен көчең белән тотынып торырга кирәклеген кешеләргә аңлату өчен туа кебек. Хезмәттәшебез Зөлфия Сәхипова —аларның берсе. Ул бик чиста күңелле, якты, ачык кеше иде, йөрәк түребездә шундый булып сакланыр да.

Исламия Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев