Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида “Күңелләрдә Ислам нуры” бәйрәм чарасы үтте (+фото һәм видео)

Мәдәният сараенда “Күңелләрдә Ислам нуры” бәйрәм чарасы узды.

Чара Болгарда Ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган иде. Бәйрәм алдыннан фойеда татар сәнгате күргәзмәсе дә оештырылган иде.

Монда – шәмаилләр, чиккән сөлгеләр, бәйләгән башмаклар, алмаз белән чигеп ясалган картиналар белән Рушания Гаязова да катнашты. Шулай ук, “Ак калфак” оешмасы, Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының кул эшләре, ясаган рәсемнәре дә бар иде.

Бәйрәмгә Лениногорск шәһәре һәм районының имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов та чакырылган иде.

Чара барышында Лениногорскиның үзешчән артистлары – Раил Гыйззатуллин, Ләйсән Рахманова – Шәмсуарова, Эльвина Гаделшина, Гөлнара Исмагулова, “Сәрвиназ” җыр төркеме матур җырларын бүләк иттеләр. “Пируэт”, “Империя”, “Желание летать” бию төркемнәре чыгыш ясады. Рөстәм Идиятов гармун һәм курай моңнарын яңгыратты.

Соңыннан, барлык артистлар сәхнәгә чыкты һәм “Татар яшьләре” җырын башкарды.

Бәйрәм күңелле һәм истә калырлык булды.

Рамия Гарифуллина фото һәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Күңелләрдә Ислам нуры Лениногорск Мәдәният сарае Лениногорскида “Күңелләрдә Ислам нуры” бәйрәм чарасы үтте (+фото һәм видео)