Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Халыклар бердәмлеге көнендә ярминкә һәм концерт узды

Бүген - 4 ноябрь Халыклар бердәмлеге көнендә шәһәрдә үзәк мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе һәм концерт үтте. Явып торган яңгыр халыкка азык-төлек алырга комачау итмәде.

 

Ярминкәдә бәрәңге һәм кәбестәне күп итеп алдылар. Кәбестә тозлар чак хәзер, ди сатып алучылар. Сатучылар да махсус тозлый торган сорт алып килдек, ди. Килограммы 14, 17 сумнан бар иде.

Бәрәңге 12-14 сумнан сатылды. Шулай ук ​​итләр дә алдылар. Бал сатучылар да килгән.

Үзәк мәйдандагы колоннадада Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан концерт та башланды. Лениногорскилыларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады.

Шулай ук ​​бу көнне үзәк мәйданга килүчеләр гриппка каршы вакцинация дә ясата алды. "Ашыгыч ярдәм" машинасы тора иде.

Розалия Мостафина

автор фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев