Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида кондызлар урман паркындагы агачларга “һөҗүм итә”

Лениногорскиның урман паркы территориясендәге агачларны кондызлар чын мәгънәсендә юк итә бара.

Бу күренеш быел гына күзәтелми инде. Лениногорскилылар социаль челтәрләрдә һәрвакыт моның турында язып, фикерләрен белдереп, фотолар куялар. Күптән түгел янә бу теманы – зыян килгән, кимерелгән агачлар темасын “кузгаттылар”.

Урман паркы территориясендә “Монда кондызлар гаиләсе яши” дигән табличка урнаштырылган. Социаль челтәрдә фикер алышучылар киләчәктә урман паркы сазлыкка әйләнмәсме дигән шикләрен дә белдерәләр. Күп агачларны аударганнар, ә кайберләре аварга тора.

“Кеше өстенә төшү куркынычы да бар”, дип яздылар. Элегрәк кондыз үрчетү буенча экологлар кабул иткән карарның нәтиҗәсе коточкыч хәлгә китергән. Администрациядән ярдәм сорыйбыз, берәр чара күрергә кирәк дип, чаң сукты лениногорскилылар.

Күптән түгел башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов үзенең телеграм-каналында бу хәлгә җавап язды: “Агачларны челтәр (сетка) белән уратып алдык. Сетканы бер елга җитәрлек итеп, запас белән алып куйдык. Әгәр сетканы кимерсәләр, алыштырырбыз”.

Аннары лениногорскилыларга кондызга исем сайлауда булышырга әйттеләр. “Бобр добр”, “Бобр грызуныя”, “Добрыня”, “Бобр Боря” дигән фикерләр булды. Татарча исемнәр язучы булмады.

Нәтиҗәдә кондыз семьялыгына “Добрыня Лениногорский” дигән исем бирделәр. Алга таба ничек булыр, кондызлар челтәр аша агачларны кимерерләрме? Без дә бу хәлне күзәтеп барабыз.

 

фото: https://web.telegram.org/a/#-1002422705589

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев