Лениногорскида коронавирус белән зарарлануның 6 яңа очрагы теркәлгән
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида коронавирус белән зарарлануның 6 яңа очрагы теркәлгән

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 87 яңа очрагы теркәлгән, шуның 6 очрагы Лениногорскига туры килә.

Татарстанда эпидемия башланганнан бирле, бу — 14 449 очрак.

 Тәүлек эчендә коронавирустан республиканың 21 кешесе дәваланган.

Лениногорскида 11 гыйнварга коронавирусның  116 очрагы ачыкланган иде. 31 кеше дәвалана, шуның 5се - провизор госпиталендә.


Нет комментариев