Лениногорскида коронавирус инфекциясенең яңа очрагы теркәлгән
Татарстанда 26 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән, шуларның 2се – читтән кертелгән, 24се – контакт нәтиҗәсендә. Бер очрак Лениногорскига туры килә.
26 кешенең 5се хастаханәдә, 21е өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча
18- 30 – 2
30 -50 – 12
50 - 60 – 5
60 - 70 – 3
70- 80 – 4
Шәһәр һәм районнар буенча географиясе:
Казанда – 16 очрак
Апас – 2
Яр Чаллы, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Лаеш, Лениногорск, Нурлат, Сарман районнарында 1әр очрак.
11 сентябрьгә Татарстанда барлыгы 6 787 COVID-19 очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев