Лениногорскида краска фестивале үтте (фоторепортаж)
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида краска фестивале үтте (фоторепортаж)

Лениногорскиның 67 еллыгы уңаеннан шәһәрдә төрле бәйрәм чаралары үтте.

Нефтьчеләр монументы янында краска фестивале оештырылды. 

Анда олысы да, кечесе дә краска белән бер-берсенә сибә. Билгеле инде, башыннан аягына кадәр төрледән-төрле краскага бата. 

Бигрәк тә, балалар өчен кызыклы бу бәйрәм. 

Безгә дә бу бәйрәмдә булырга туры килде, үзенә күрә кызыклы һәм мавыктыргыч бәйрәм икән. 

Рамия Гарифуллина фотолары.


Нет комментариев