Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида кулланучылар хокукын яклау буенча урам акциясе үтте

Шәһәребездә Әлмәт территориаль органы белгече Наталья Платонова кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкның хокукый грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән мәгълүмат акциясе уздырды.

Ул консультацияләрне урамда үткәрде. Шәһәрнең кеше күп йөри торган урамнарына барып, кешеләр белән очрашыты.

Лениногорскилылар товарны кире кайтару сораулары буенча, килешүләрне өзү, мәҗбүриләп диярлек тагылган  хезмәтләрдән баш тарту һәм башка сораулар  буенча бушлай консультацияләр алды. 

“Өлкән яшьтәге кулланучыларга аерым игътибар бирелде. Алар дистанцион сатып алулар, сыйфатсыз товарларны кайтару һәм мошенниклыктан яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр, тәкъдимнәр алды”, - ди белгеч Наталья Платонова.

Белгеч кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре туган очракта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына, Роспотребнадзорга, җирле үзидарә органнарына һәм судка мөрәҗәгать итү тәртибе турында сөйләде.

“Урамда уздыру  акцияләренең форматы өлкән яшьтәге кешеләр һәм цифрлы сервислардан файдаланмаучылар өчен аеруча мөһим. Лениногорск халкы активлык күрсәтте, сораулар да бирде  һәм үзләре белән килеп чыккан хәлләр турында да сөйләделәр”, - ди Наталья Платонова. 

Акция ахырында кулланучылар хокукы буенча мәгълүмат язылган буклетлар таратты. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев